,
search took 3.430 sec. Search results
- Тәрәзә яктысында тагын да күзгә ташланыбрак, тагын да балкыбрак утыручы яран гөлләр — гүяки ул әнә шул җылыга, йомшак-назлы мөнәсәбәткә сусап, караңгы урамнан якты-җылы өй тәрәзәсенә килеп сыланган бер сукбай йөрәк … Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Чын: гомере буена әнә шундый — балкып утырган гөлле тәрәзәләргә сокланып туя алмады Билал … Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Ул һаман да өенә кереп китәргә ашыкмый әле. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Яшәгән йорты янына ук килеп җитсә дә, һаман шунда әйләнгәләп йөри. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Менә шушы күренеш Билалның хәтеренә мәңге онытылмастай бер тылсымлы картина булып кереп калды. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- — өенә керергә дип җыенган кеше — үзе дә аңламастан, тагын бераз йөреп килергә дип, тын калган урам буйлап китеп бара … Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Инде тәмам күз бәйләнгәч, йөрәгендә кузгалган давыл басыла төшкәч, Билал яңадан өйләре янына әйләнеп килде … Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- өенә кереп өс киемнәрен салып аткач та, тагын бер мәртәбә салкынча душ кереп чыккач та, аннары бер бүлмәле фатирының кухня белән ике бүлмәсен бер итеп, арлы-бирле йөрегәндә дә күз алдыннан китмәде әлеге якты күренеш. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Ул аны якындагы япония дулкынына көйләп куйган иде — кабызу белән бүлмәгә кояшлы, салмак, хисле музыка дулкыннары сирпелә башлады. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар
- Менә шушы япон музыкасы, ни гаҗәп, бу минутларда аның җанына иң кирәкле, иң тансык әйбер булып чыкты. Мансур Вәли-Барҗылы . Мәхәббәт мәңгелек. Повесть һәм новеллалар